«Урман табышмаклары»: әдәби-экологик уен (6+)

8 һәм 9 июнь көнне 10 нчы санлы китапханәдә мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар өчен  «Урман табышмаклары» дигән әдәби-экологик уен үтте. Чара урман һәм анда яшәүчеләргә багышланды. 

игра
10ф. Крути колесо!
10ф. Надо подумать…
10ф.«Лесные загадки»

Балалар чират буенча барабанны әйләндерде, алып баручы барабан секторыннан төшкән сан белән туры килгән конверттагы сорауны бирде. Барлыгы «Канатлылар патшалыгы», «Җәнлекләр патшалыгы», «Тавышсыз ау», «Бөҗәкләр», «Җиләкле алан», «Агачлар һәм чәчәкләр турында риваятьләр» дип аталган алты сектор булды. Укучылар, өч командага бүленеп, үзара белемлелектә ярышты. Дөрес җавап өчен командада катнашучылар жетоннар алды. Иң күп жетон җыйган команда җиңүче дип танылды. 
Балалар табигать турында авыр сорауларга җавап бирде, күңелле табышмакларны чиште, мавыктыргыч биремнәр үтәде. Афәрин, яшь китап сөюче дусларыбыз!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: